Түбән Камага беспилотниклар һөҗүменнән зыян күрүчеләргә дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтүгә кушылып, Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды акча җыя башлады. Акча Нәзарәтнең Түбән Кама мөхтәсибәте белән берлектә җыела, мөхтәсибәт урындагы вәзгыятьне яхшы белә һәм зыян күрүчеләр белән элемтәдә тора. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.
Акча җыю тәмамлану белән, мөхтәсибәт аны зыян күргән гаиләләргә тапшырачак, алар аны үзләре теләгәнчә: сәламәтлекләрен яхшыртуга, төзекләндерү эшләренә, башка ихтыяҗлары өчен тота алачак.
Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» хәйрия фонды битараф булмаска һәм Түбән Камада зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтүдә катнашырга чакыра. Акча җыю Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фондының рәсми сайты аша башкарыла: zakyatrt.com.
Ярдәм бары акчалата рәвештә генә кабул ителә. Ярдәм кулы сузучыларга Аллаһның рәхмәте ирешсен, диелә хәбәрдә.