Чувашия башлыгы Олег Николаев Түбән Камага беспилотниклар һөҗүме вакытында һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Бу хакта «Татар-информ» яза.
«Дошман беспилотниклар белән күрше Татарстанга массакүләм һөҗүм ясады. Кызганыч, корбаннар бар. Чувашия бөтен ил белән бу хәсрәтне уртаклаша. Һәлак булучыларның туганнарының һәм якыннарының кайгысын ихлас уртаклашам. Зыян күрүчеләрнең барысына да көч һәм тизрәк савыгу телим. Бу дошманның тагын бер рәхимсезлек күрсәтүе, безне куркытырга, шом һәм курку тарату омтылышы. Бу гамәлләр безне сындырмаячак. Мондый сынаулар алдында без бердәм булып калабыз һәм бер-беребезгә терәк-таяныч булабыз. Безнең көч – бердәм һәм чыдам булуыбызда», – дип язган ул МАХ каналында.
Искәртеп үтик, Түбән Камага беспилотниклар һөҗүм итте, нәтиҗәдә җитештерү һәм гражданлык объектларына зыян килде, шулай ук һәлак булучылар бар, дип хәбәр итте Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте.