Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кичә Түбән Камада булган коточкыч авария видеога эләккән

news_top_970_100
Кичә Түбән Камада булган коточкыч авария видеога эләккән

Кичә Түбән Кама районында булган аварияне видеорегистратор төшереп торган. Әлеге кадрлар «ВТатарстане поймут» төркемендә чыкты.

Видеода күренгәнчә, Mazda зур тизлектә промзона ягыннан шәһәргә таба бара, үзе белән бер юнәлештә бара торган машинага чак кына бәрелми. Аннары ул каршы як полосага чыга.

Mazda каршы як полосада «Нива» һәм Renault машиналарына бәрелә, бу мизгел кадрларда күренми.

Авариядә 45 яшьлек йөртүче һәлак була.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, кичә иртән Түбән Кама шәһәре Соболековская урамында җитди авария булды. Биредә өч автомобиль – Mazda, Renault һәм «Нива» бәрелешкән. Көчле бәрелүдән читкә очкан япон җиңел машинасы каршына багана туры килгән, ә француз автомобиле юл кырыена төшеп ауган.

«Renault автомобилендә бер кеше һәлак булды. Mazda салонында кысылып калган бер кешене чыгардылар. Барлыгы өч кеше зыян күрде», – дип сөйләделәр «Татар-информ»га фаҗига шаһитлары.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, беренче мәгълүматларга караганда, Mazda машинасын йөртүче юлда каршы якка чыккан һәм Renault, «Нива» машиналары белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәтендә Renault машинасының йөртүчесе һәлак булган.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100