news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада яшүсмерләр өчен мобиль уеннар турниры була

news_top

14-15 августта Түбән Кама районының «Алдынгылар йорты»нда Мобиль Алдынгылар лигасы була. Анда Татарстанның төрле районнарыннан 14-18 яшьлек яшүсмерләр катнаша ала.

Уенчылар бишәр кешелек командаларга бүленеп, Standoff 2 мобиль уенында көч сынашачак. Турнирда катнашу өчен 12 август 17:00 сәгатькә кадәр теркәлергә кирәк https://forms.yandex.ru/u/6a671f106d2d7312f916f86b/

Мобиль Алдынгылар лигасы – Татарстанда яшүсмерләр өчен оештырылган беренче мобиль уеннар лигасы. Биредә катнашучылар уен стратегиясе һәм тактика төзү осталыкларын күрсәтә, аралаша һәм яңа дуслар таба ала.

Турнир ике этапта була. 14 августта сайлап алу ярышлары үткәреләчәк. Алар нәтиҗәсендә сигез команда финалга чыгачак. 15 августта гала-турнирда Түбән Кама лигасы җиңүчесе билгеләнә. Җиңүче команда акчалата бүләк алачак, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы.

Бер уен раунды 40–60 минут дәвам итә. Командалар үзләре белән җанатар буларак дусларын һәм якыннарын да чакыра ала. Сайлап алу этабында махсус уен станцияләре эшләячәк.

Команда биш уенчыдан торырга тиеш. Уенчылары җитмәгән командалар өчен фикердәшләр табу чаты булдырылган.

Лига һәм киләсе турнирлар турында тулырак мәгълүматны Татарстандагы «Алдынгылар хәрәкәте»нең социаль челтәрләрендә белергә мөмкин: https://vk.ru/mypervie16

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар