news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада яшәүче хатын агулы гөмбә җыеп пешергән һәм күршеләрен сыйлаган

news_top
Түбән Камада яшәүче хатын агулы гөмбә җыеп пешергән һәм күршеләрен сыйлаган
"Татар-информ" архивы

Түбән Камада 65 яшьлек хатын-кыз гөмбә җыйган һәм шуны камырга манып пешереп, күршеләрен дә сыйлаган. Күптән гөмбә җыю белән шөгыльләнсә дә, бу юлы ул агулы гөмбәләр дә алып кайткан. Агулы чебен гөмбәсе белән хуҗабикә дә, күршеләр дә агуланган. Алар хәзер хастаханәдә ята. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Гөмбәче хатын гөмбәнең эшләпәләрен генә җыеп алып кайта һәм камырга манып пешерә. Аның ире экзотик ризыктан баш тарта. Шуннан соң бу хатын күршеләрен сыйлый. Бу хатын үзе реанимациядә ята. Гөмбәне ашап караган күршеләр дә хастаханәдә. Бәхеткә, күршеләр гөмбәне аз ашау сәбәпле, артык каты агуланмаган.

Табиблар хуҗабикәне 6 көн чамасы реанимациядә дәвалый. Хәзер аның гомеренә куркыныч янамый. Мондый гөмбә агуы беренче чиратта нерв системасын һәм бавырны зарарлый.

«Нерв системасына йогынтысы галлюцинацияләр, көзән җыеру һәм кома рәвешендә булырга мөмкин. Агулану билгеләре ашагач 3 минуттан 2 сәгатькә кадәр аралыкта беленә. Төкерек ага, хәл бетә, күңел болгана, кеше коса», – ди табиблар.

Иң куркыныч гөмбә – агулы ак гөмбә. Аның агуы бавыр күзәнәкләрен үтерә. 90 процент очракта кеше үлә. Моның өчен гөмбә эшләпәсенең чирек өлешен ашау да җитә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар