Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада яшәүче блогер фатирында сарык бәрәне һәм чеби асрый

news_top_970_100
Түбән Камада яшәүче блогер фатирында сарык бәрәне һәм чеби асрый
видеодан скриншот

Түбән Камада яшәүче блогер Альбина Исмаева шәһәр фатирында әтәч һәм сарык бәрәне асрый. Альбина аларны шәһәргә әти-әнисенең авылыннан алып килгән.

«Безнең фатирда мондый хайваннар яшәүне күпләр аңлап бетерми. Ләкин алар безгә очраклы гына килеп эләкмәде, икесенең дә үз тарихы бар.

Берсендә авылга кайтсак, ишек төбендәге тартмада хәлсез генә чеби утыра. Ышанмассыз, ләкин шундый хәлләр дә була икән – аның әнисе-тавык кыш көне сарай түбәсендә чеби чыгарган. 30 йомырканы басса да, 4 кенә чеби чыккан. Аларның да өчесе берничә көннән үлгән. Ә бу чеби – яшәү өчен көрәшүче, барлык авырлыкларны җиңеп чыккан иң батыры иде. Мин аны үлемнән коткарырга булдым һәм үзебез белән шәһәргә алып киттем. Ул хәзер чып-чын әтәч булып үсеп килә.

Шулай ук мин искиткеч сарык бәрәне өчен дә әни булдым. Аның кычкыруы да миңа «әннә» дигән кебек ишетелә. Аның үз әнисе юк инде. Шуңа да бәрәнне хәзер без кайгыртабыз.

Ул миңа ияләшә башлады. Үзем дә тормышымны аннан башка күз алдына китерә алмыйм. Ләкин безгә кайчан да булса аерылышырга, аңа кире авылга кайтырга туры киләчәк.

Тик сез борчылмагыз, мин авылга еш кайтып, аның хәлен белешеп торачакмын», – дигән Альбина.

Блогер шәһәр фатирында бәрән һәм чеби белән ничек яшәгәннәрен дә күрсәтеп бара, бик күп видеолар төшерә. Бәрән хуҗалары янына диванга да менеп ята. Фатир буйлап балалар өчен чыгарылган памперс киеп йөри. Бәрәнгә Айла (матурлыгы белән ай нурына тиң, дигәнне аңлата) дип исем кушканнар.

Әтәч тә өй буйлап «подгузник» (медицина битлеге) киеп чабулый. Бәлки, тагын кемгә дә булса кирәк булыр дип, Альбина әтәчкә «подгузник» кидертү буенча мастер-класс та күрсәткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100