Түбән Камада «Лада Гранта» автомобиленә ут капкан. Янгында пешкән 51 яшьлек йөртүчене Түбән Кама үзәк район хастаханәсенә салганнар.
Ир-ат икенче дәрәҗә термик пешү җәрәхәте алган, дип хәбәр итәләр район буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлегендә. Бу хакта KazanFirst хәбәр итә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Первопроходцев урамында янгынны 3 минутта сүндергән. Аның мәйданы 5 квадрат метр тәшкил иткән. «Лада» хуҗасы хәзер матди зыян күләмен исәпли.
Якынча мәгълүматлар буенча, янгын авто системаларының, узелларының һәм механизмнарының төзек булмавы аркасында чыккан, дигән белгечләр.