Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада сукбай этләр приютын су баскан

news_top_970_100
Түбән Камада сукбай этләр приютын су баскан
https://pixabay.com/

Түбән Камада сукбай этләр приютын су басу сәбәпле, маэмайлар үзләренең оялары түбәсенә менеп баскан. Бу - салкын судан котылуның бердәнбер юлы.

150 эт яши торган «Добрые руки» приютында күл барлыкка килгән. Аларның яртысын вольерларга ташырга туры килгән, ә калганнары урамда торган.

Волонтерлар социаль челтәрләрдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

«Добрые руки» приюты җитәкчесе Оксана Калашникова сүзләренчә, бер волонтер трактор китерткән. «Әлбәттә, без бу хезмәт өчен акча түләргә тиеш булачакбыз. Хәзер су агып китсен өчен канау казытабыз», – диде ул.

«Әлеге проблема турында шәһәр администрациясендә белеп алганнар һәм ярдәм тәкъдим иткәннәр. Приютка суны суырту өчен насос китереләчәк», дип хәбәр итә «Татарстан24» телеканалы журналисты.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100