Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада шаккатырлык хәлләр: 14 яшьлек кыз абыйсыннан балага узган, абыйсы үлгән

news_top_970_100
Түбән Камада шаккатырлык хәлләр: 14 яшьлек кыз абыйсыннан балага узган, абыйсы үлгән
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ» архивы

Түбән Камада 14 яшьлек кыз баланы абыйсы көчләгән. Бераздан егет үлгән, ә 14 яшьлек кыз балага узган.

Коточкыч вакыйга ноябрь уртасында булган. «KazanFirst» язуынча, 14 яшьлек кыз мәктәптән өенә кайткан, өйдә аның 20 яшьлек абыйсы булган. Егет исерек хәлдә йоклап яткан була. Укучы кыз да ял итәргә ята һәм йоклап китә. Бераздан ул авыртуга уянып китә, өстендә абыйсы була. Кыз 100 килограмм авырлыктагы абыйсын җиңә алмаган.

Гыйнвар аенда кыз йөклелекне тикшерү өчен тест ясаган, ул уңай нәтиҗә күрсәткән. Шул вакытта аңа барысын да әти-әнисенә сөйләргә туры килә. Җинаять өчен җавап бирүче булмаска мөмкин, чөнки көчләүче абыйсы 2024 елның декабрендә үлгән.

Берничә көн элек әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100