Түбән Камада капремонттан соң бала тудыру йорты корпусын ачу тантанасы булды. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.
Яңартылган корпуста йөклелек башланганнан алып ана булуның беренче көннәренә кадәр хатын-кызларга комплекслы медицина ярдәме күрсәтеләчәк.
Ул замана җайланмалары белән җиһазландырылган: наркоз-сулыш аппаратурасы, рентген, операция өстәлләре, яңа караватлар һәм бала тудыру креслолары сатып алынган.
Беренче катта кабул итү бүлеге, административ блок, рентген-кабинет һәм йогышлы авырулар боксы урнашкан. Икенче катта 5 заманча бала тудыру залы, бала тудырганнан соңгы 8 палатасы булган бала табу бүлеге урнашкан. Шулай уку бергәләп бала табу өчен шартлар, индивидуаль палаталар барлыкка килде.
Өченче һәм дүртенче катларда яңа туган сабыйлар патологиясе бүлекләре, бала тугач «Ана һәм бала» палаталары белән бүлекләр урнаша.
Түбән Кама район балалар хастаханәсенең перинаталь үзәгендә елына 2000 бала туа, диелә хәбәрдә.