news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада өлкән яшьтәге ир-ат фатирында чыккан янгында һәлак булган

news_top
Түбән Камада өлкән яшьтәге ир-ат фатирында чыккан янгында һәлак булган
Фото: Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе

Түбән Каманың Бызов урамындагы 5 катлы йортта янгын чыккан. Янгын чүп-чар белән тулган икенче каттагы фатирда чыккан.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, янгын сүндерүчеләр янгын сүндерү вакытында 69 яшьлек ир-атның мәетен тапкан.

18 квадрат мәйданга таралган янгынны 9 белгеч һәм 3 берәмлек янгын сүндерү техникасы сүндергән.

Берничә ел элек тә бу фатирда янгын чыккан булган инде. Дәүләт янгын күзәтчелеге тикшерүчеләре, фаҗиганең сәбәбе тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү, дип фаразлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар