«Түбәнкаманефтехим» предприятиесендә янгында кешеләр һәлак булганнан соң, Түбән Камада өч көнлек матәм игълан ителде. Бу хакта шәһәр мэры Радмир Беляев хәбәр итте.
Бу чорда шәһәрдә барлык күңел ачу һәм массакүләм чаралар туктатылачак, ә биналардагы дәүләт флаглары төшереләчәк. Бу турыда «Татар-информ» яза.
«Бу – кайгы һәм бер-беребезгә терәк булу вакыты. Һәлак булучыларның гаиләләре белән бергә югалту ачысын уртаклашабыз. Түбән Кама, без бергә», – дип язган Беляев социаль челтәрләрдә.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, янгын кичә көндезге икеләр тирәсендә була. Фаҗигадә 2 кеше һәлак, 68 кеше медицина ярдәме өчен мөрәҗәгать итә, 21 кешене хасатаханәгә салалар, аларның бишесе авыр хәлдә, диелә хәбәрдә.