news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада янгында һәлак булган Марат Нәҗипов белән хушлаштылар

news_top
Түбән Камада янгында һәлак булган Марат Нәҗипов белән хушлаштылар
Фото: © Айдар Метшинның МАХ каналы

Түбән Камада «Түбән Кама Нефтехим»да янгын сүндергәндә һәлак булган янгын сүндерүче Марат Нәҗиповны соңгы юлга озаттылар. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин үзенең МАХ каналында хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Бүген Марат Нәҗипов – янгын сүндерү бүлегенең яшь командиры, чын сакчы белән хушлаштык. Яшьләрне, көчле була белгән, башкалар артына яшеренмәгән, алга барган егетләрне соңгы юлга озатканда сүзләр табу һәрвакыт авыр. Бу кешеләр – ориентир, юл күрсәтүче йолдыз, алар үз артларыннан ияртеп алып бара ала. Марат та шундый иде», – дип язган Айдар Метшин.

Алдарак «Татар-информ» язганча, 29 янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе, 27 яшьлек Марат Нәҗипов 31 мартта батырларча һәлак булды. Ул фаҗига урынына беренчеләрдән булып килә һәм шундук кешеләрне коткарырга ташлана. Ул вакыйгаларның нәкъ үзәгендә була – нәкъ шул вакытта шартлау була.

Аны батырлык һәм героизм өчен дәүләт бүләгенә тәкъдим итәчәкләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар