Түбән Каманың Җәмигъ мәчетендә «Намаз – бәхет ачкычы» проектының 14нче сезоны ачылды. Әлеге курс барышында тыңлаучылар нибары 5 дәрестә ислам нигезләре белән таныша һәм намаз укырга өйрәнә ала. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.
Быелгы сезонда дәресләрнең форматы киңәйде: ул элек якшәмбе көнне генә узган булса, хәзер шимбә көннәрендә «Нур» мәчетендә дә үткәрелә. Шулай итеп, 30дан артык ир-ат һәм 70тән артык хатын-кыз дәрес ала башлады.
Дәресләр заманча мультимедиа чараларын кулланып, рус һәм татар телләрендә алып барыла. Һәр катнашучыга уку кирәк-кирәк-яраклары һәм әсбаплар тапшырыла. Әлеге курс бушлай үткәрелә, диелә хәбәрдә.