Түбән Камада БПЛА һөҗүменнән соң, милегенә зыян килгән кешеләр өчен кайнар элемтәләр ачтылар. Бу хакта шәһәр башкарма комитетына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
«Кайбер йортларда милеккә зыян килде: тәрәзәләр ватылды һәм тәрәзә кысалары ярылды. Әгәр шушындый проблемаг булса, ярдәм сорауны кичектермәгез. Белгечләр сезгә ярдәм итәргә һәм алга таба нәрсә эшләргә икәнен аңлатырга әзер», – дигәннәр ведомствода.
Милеккә зыян килгән очракта ярдәм алу өчен 8 (8555) 35-10-72 яки 8 (8555) 35-10-00 номерлары буенча гражданнардан дәгъваларны исәпкә алу хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Видеодомофоннардан яки күзәтү камераларыннан язмаларны карарга кирәк булса 8(8555)41-56-36 номерына шалтыратырга.
Алдарак хәбәр ителгәнчә, БПЛА һөҗүме сәбәпле, хокукларны яклауга бәйле бөтен мәсьәләләр буенча прокуратура кайнар линиясенең 8(8555)-470-303, 8(843) 291-18-81 номерларына шалтыратып була.
Моннан тыш, зыян күрүчеләр турында Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенә 8 (8555) 32-22-01 номерына шалтыратып белешергә була.