Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада күпкатлы йорт подъездына бал кортлары оялаган - видео

news_top_970_100
Түбән Камада күпкатлы йорт подъездына бал кортлары оялаган - видео
"Татар-информ" архивы

Түбән Каманың Тынычлык урамындагы 3 нче йортта яшәүчеләр бал корталарыннан интегә. Бөҗәкләр йорт фасадына оя корган. Алар бөтен йорт буйлап очып йөри, фатирларга да керә. Кешеләр корт чагудан курка. Бу турыда «Татарстан 24» хәбәр итте.

Кортлар безелдәгәне тәрәзәдән үк ишетелеп тора. Биредә яшәүчеләр башта китеп баручы кортларны күргән, аннары йортта бер оя булуын күреп куркуга калганнар. Ачык тора торган подъезд тәрәзәсе аша бал кортлары эчкә кергән һәм подъездда да оя ясый башлаган. Кортларны беренче каттан башлап күреп була, диелә хәбәрдә.

«Минем астмам бар, мин корт чагудан куркам», – ди биредә яшәүче пенсионер хатын.

Кортларның бер өлешен умартачы алып киткән, бәлки кортлар шушы кешедән качкандыр, дип фаразлыйлар.

Умартачы Андрей Малов сүзләренчә, бу табигый хәл. Умартада яңа ана барлыкка килгән һәм күч аерылып киткән, ди ул.

«Оя бүленә башлый. Кортларның бер өлеше яңа урын табып, оя ясый. Алар берәр урында бер-ике сәгать утырып торырга, аннары китеп, яңа урынга ояларга, кәрәзләр ясый башларга мөмкин», – ди ул.

Тынычлык урамындагы кортларның анасы умартачы алып киткән булса, калганнары да биредә озак тормаса, дип фаразлыйлар. Алар ана кортны исеннән эзләп китә, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100