Түбән Камада җиңел машина әйләнеп капланган мизгел видеога эләккән, йөртүче комада
Түбән Камада җиңел машина әйләнеп капланган. Әлеге аварияне күзәтү камерасы төшереп торган. «Татарстан 24» каналы хәбәр иткәнчә, йөртүче авыр хәлдә.
21 яшьлек егет «Лада Приора» машинасында зур тизлектә барган чакта, идарәсен югалта. Машина әйләнеп каплана, бинага килеп бәрелә.
Фаҗига иртән Корабельная урамында була.
Машина бинага бәрелгәнче, берничә тапкыр әйләнеп каплана, диелә хәбәрдә.
Йөртүченең башы имгәнгән, сөякләре сынган, умырткалыгына зыян килгән, хәзер ул комада, дип хәбәр итте «Татарстан 24».