news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада һәлак булучылар арасында чит ил гражданнары да бар

news_top

Түбән Камага БПЛА һөҗүменнән соң һәлак булучылар арасында чит ил гражданнары да бар. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимовага сылтама белән «Татар-информ» яза.

«Соңгы мәгълүматларга караганда, һәлак булучылар арасында Үзбәкстан һәм Таҗикстан гражданнары бар», – дип сөйләгән Лилия Галимова.

Соңгы мәгълүматларга караганда, беспилотниклар һөҗүменнән соң 75 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Тагын 13 кеше, шул исәптән бер бала, һәлак булды. Теракт турында җинаять эше ачылды. Татарстанда матәм игълан ителде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар