news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада һәлак булган кыз баланың гаиләсенә өстәмә 1 млн сум түләнәчәк

news_top

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары буенча, Түбән Камага һөҗүм вакытында һәлак булган кешеләрнең гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә матди ярдәм күрсәтеләчәк. Бу хакта шәһәр мэры Радмир Беляев эшлекле дүшәмбедә хәбәр итте.

Һәлак булганнарның гаиләләренә 2 млн сум күләмендә түләү каралган. Зыян күрүчеләргә алган җәрәхәтләренең авырлыгына карап 300 меңнән 600 мең сумга кадәр акча биреләчәк. Шулай ук өлешчә яки тулысынча югалган мөлкәт өчен дә билгеләнгән нормативлар нигезендә түләү каралган.

Түбән Кама предприятиеләре һәлак булганнарның гаиләләренә матди ярдәм күрсәтәчәк һәм җирләүне оештыруны үз өстенә алачак. Предприятие хезмәткәрләре арасындагы зыян күрүчеләргә дә финанс ярдәме күрсәтеләчәк.

Һөҗүм нәтиҗәсендә һәлак булган 5 яшьлек кызның гаиләсенә муниципалитет аерым ярдәм күрсәтәчәк. Гаиләгә өстәмә рәвештә 1 млн сум түләнәчәк, ә җирләүне оештыруны шәһәр хакимияте тулысынча үз өстенә алачак, дип яза «Татар-информ».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар