Түбән Камада фаҗига корбаннары өчен Татарстанның барлык мәчетләрендә дога кылдылар
Дошман беспилотниклары Түбән Камага һөҗүме иткәч, кешеләр һәлак булу сәбәпле, бүген Татарстан Республикасында матәм игълан ителде. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин якыннарын югалткан гаиләләренең һәм зыян күрүчеләрнең кайгысын уртаклашты. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.
«Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән Түбән Камада коточкыч һөҗүм нәтиҗәсендә якыннарын югалтканнар гаиләләрнең, шулай ук зыян күрүчеләрнең кайгысын уртаклашам. Хөрмәтле түбәнкамалылар, бу хәсрәтне республика мөселманнары сезнең белән бергә кичерә. Без бу вакыйгаларның гөнаһсыз корбаннары булган туганнарыгызны һәм якыннарыгызны югалту ачысын уртаклашабыз.
Раббыбыздан мәрхүмнәргә мәрхәмәт, аларның якыннарына бу кайгыны күтәрү өчен көч һәм сабырлык, ә җәрәхәтләнгән кешеләргә тизрәк савыгу өчен шифа сорыйбыз. Йә Рабби, җир йөзендә тынычлык урнаштыр!
Бүген Татарстанның барлык мәчетләрендә дә өйлә намазында мәрхүмнәр һәм зыян күрүчеләр өчен дога кылдылар. Барлык дин кардәшләребезне бу авыр мизгелләрдә догада булырга чакырам», диелә бу текстта.