news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада экскурсиядән соң югалган ике баланы эзлиләр

news_top

Түбән Камада ике бала – Әмир Сафин һәм Эмиль Шакуров хәбәрсез югалган. «Компас НК» эзләү отяды мәгълүматлары буенча, балаларны соңгы тапкыр 6 июль көнне 12:00 сәгатьтә «Шинник» скверында экскурсиядә күргәннәр, дип яза «ТНВ» сайты.

Әмир Сафин: 2012 елда туган, буе 160 см, коңгырт сары чәчле, гәүдә төзелеше уртача. Югалган көнне өстенә кара-соры футболка, кызыл сызыклары булган соры шорты, соры кепка һәм кара аяк киеме кигән булган.

Эмиль Шакуров: 2011 елда туган, буе 167 см, кара чәчле, уртача гәүдәле, кара кучкыл тәнле. Өстенә соры футболка, кара шорты, аягына ак кроссовки кигән булган.

Балаларның кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булган барлык кешеләрдән түбәндәге телефоннар буенча шалтыратулары сорала: 8 917 261 91 71, 112 һәм 102.

Фото: vk.com/psokompas_nk

Фото: vk.com/psokompas_nk

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар