news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада чит кеше машинасына ут төртүчене видеокамера төшереп алган

news_top
Түбән Камада чит кеше машинасына ут төртүчене видеокамера төшереп алган
видеодан скриншот

Түбән Каманың Шинниклар урамындагы йорт янында парковкада торган машинага ут төртеп киткәннәр. Бу турыда НТР 24 каналы хәбәр итте.

Бу вакыйганы видеокүзәтү камерасы төшереп торган. Кадрлардан күренгәнчә, ут төртү 12 мартта төнге икеләр тирәсендә була. 

Машина янына билгесез кеше килә, нидер эшли һәм чабып качып китә. Бераздан машинага ут каба. 

Ут төртүчене полиция эзли, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар