news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада БПЛА һөҗүменнән соң туктатылган су һәм җылылык белән тәэмин итү торгызылган

news_top

Түбән Камада беспилотниклар һөҗүменнән соң җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итүне туктатып торганнар иде, хәзер аларны кабат бирә башлаганнар. Бу хакта шәһәр мэры Радмир Беляевка сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, кичә дошман Татарстанның Түбән Кама районына һөҗүм итте. Сәнәгать объектлары территориясендә зыян теркәлде. Россия Тикшерү комитеты җинаятькә катнашы булган кешеләрне ачыклый.

Беляев сүзләренчә, кичә кич үк җылылык системасында җылылык йөрткеч басымын һәм температурасын көйләүгә ирешкәннәр. Төнлә белгечләр урыннарда системаларның эшен торгызу белән шөгыльләнгән. Хәзерге вакытта су да, җылылык та тулы күләмдә бирелә.

«Һөҗүм нәтиҗәләрен мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә бетерү өчен төне буе эшләгән «Татэнерго» АҖ, коммуналь һәм авария хезмәтләре хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәм. Сабырлыгыгыз һәм аңлавыгыз өчен барлык шәһәр халкына рәхмәт», – дип язган Беляев социаль челтәрләрдә.

Су һәм җылылык белән тәэмин итүдә проблемалар сакланса, Беляев бу хакта идарәче компаниягә хәбәр итәргә киңәш итә, диелә хәбәрдә.

Түбән Каманың сәнәгать объектларына пилотсыз оча торган аппаратлар белән массакүләм һөҗүм нәтиҗәсендә 7 кеше зыян күргән. Элегрәк башта өч, аннары алты кешенең җәрәхәтләнүе хәбәр ителгән иде. Алты кешегә кирәкле медицина ярдәме күрсәтелгән. Тагын бер зыян күрүче – Росгвардия хезмәткәре – операциядән соң стационарда дәвалана. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр башлыгы Радмир Беляев хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар