Түбән Каманың Менделеев урамындагы 23 нче йорт дошман беспилотниклары һөҗүме вакытында зыян күргән, хәзер анда саперлар эшли. Бу хакта шәһәр мэры Радмир Беляев сөйләгән. Шәһәр башлыгы фаҗига урынына килгән һәм халык белән ПВР аша аралашкан, дип хәбәр итә «Татар-информ».
«Саперлар эшли, йортны тулысынча эвакуацияләделәр, бинага җитди зыян килмәгән. Йортта яшәүчеләрне вакытлыча балалар бакчасына урнаштырып тордылар, кайнар туклану оештырылды, су бирелә», – дип сөйләгән Радмир Беляев «НТР-24» телеканалына.
Кирәкле чаралар төгәлләнгәч, йортта яшәүчеләр үз фатирларына кайта алачак, дип ышандырды мэр.
Искәртеп үтик, дошман һөҗүме нәтиҗәсендә өч кеше зыян күрде. Аларга тиешле ярдәм күрсәтелә.