Түбән Камада яшәүче ир-атны БПЛА һөҗүме видеосын интернетка урнаштырган өчен тоткарлаганнар.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 33 яшьлек ир-ат Түбән Каманың бер сәнәгать предприятиесенә пилотсыз очкыч һөҗүме шаһиты булган. Булган хәлне күреп, ул видео төшергән һәм аны социаль челтәргә чыгарган. Башка кулланучыларның тискәре реакциясеннән соң ул үз публикациясен бетергән.
Ир-атның шәхесе бик тиз ачыкланган, аны тоткарлаганнар һәм закон бозуга юл куймау турында прокурор кисәтүе ясалган.
«Ир-атның гамәлләре Татарстан Республикасы Рәисенең 2025 елның 20 августындагы 695 номерлы Указын бозу булып тора, ул беспилотниклар эшчәнлеге белән бәйле мәгълүматны массакүләм мәгълүмат чаралары, мәгълүмат – телекоммуникация челтәрләре, шул исәптән «Интернет» челтәре, социаль челтәрләр, хәбәрләшү сервисларына урнаштыруны һәм таратуны тыя», - дип аңлаталар Эчке эшләр министрлыгында.