Түбән Кама районында юл-транспорт һәлакәте булган. ЮХИДИ мәгълүматларына караганда, BMW белән идарә итүче 30 яшьлек ир-ат алдан бара торган машинаны узу кагыйдәләрен бозган, каршы як полосага чыккан һәм Daewoo Nexia автомобиле белән бәрелешкән. Көчле бәрелүдән Daewoo Nexia юл кырыена төшеп киткән. Бу хакта «Татарстан-24» хәбәр итә.
Ике машинаның да йөртүчеләре һәм пассажирлары яраланган. Аларның дүртесен дә хастаханәгә алып киткәннәр.
Юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.
Фото: Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясе