news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада берәү Сабантуй тәмамлануын көтмәгәнгә күрә 100 мең сум акчасыз калган

news_top

Түбән Камада Сабантуйда бушлай лотерея уйнатылган. Төп һәм бердәнбер бүләк 100 мең сум акча була.

Бәйрәмнең абсолют батыры Артем Морозов бүләкләү тантанасыннан соң лототрон әйләндергән һәм җиңүче номерны чыгарган: 1080.

Алып баручылар җиңүче номерны микрофонга берничә тапкыр игълан иткән, әмма аның хуҗасы чыкмаган.

Оештыручылар розыгрышны киләсе елга күчерергә карар кылды, дип хәбәр итә «НТР24».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар