news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада бер хатынның эчендә 18 кило шеш үскән

news_top
Түбән Камада бер хатынның эчендә 18 кило шеш үскән
https://tatarstan24.tv

Түбән Кама табиблары 60 яшьлек хатынның эченнән 18 кило авырлыктагы шеш алганнар. Бу турыда район үзәк хастаханәсенә сылтама белән «Татарстан 24» хәбәр итте.

Хастаханәгә килгәндә пенсионерның корсагы 37 атналык йөкле хатынныкы кебек була. Ул корсагы үсүгә зарлана. Эч соңгы өч айда бик нык зурая. Хатын йөри алмый башлый, сулышы кысыла. 

Табиблар хатынга гомуми наркоз биреп, катлаулы операция ясыйлар. Ул 1 сәг 20 минут чамасы була. 

Хәзер пенсионер хатын үзен яхшы хис итә, терелә башлаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар