news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада БДИда йөз балл алучыларга кыйммәтле бүләкләр бирәләр

news_top
Түбән Камада БДИда йөз балл алучыларга кыйммәтле бүләкләр бирәләр
Фото: ТР Түбән Кама районы матбугат хезмәте

Түбән Кама районында Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл алган чыгарылыш сыйныф укучыларын котладылар. Башкарма комитет җитәкчесе Радмир Беляев инициативасы белән шәһәрдә яңа традициягә нигез салынган – мондый чыгарылыш укучыларына кыйммәтле бүләкләр тапшыру. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Быел 13 унберенче сыйныф укучысы әдәбият, химия, география, информатика һәм инглиз теленнән Бердәм дәүләт имтиханнарында югары нәтиҗәләргә ирешкән. Бүләк итеп аларның һәркайсына планшет тапшырганнар.

«Мондый казанышлар – шәхси уңыш кына түгел, укучыларның, ата-аналарның һәм педагогларның уртак эш нәтиҗәсе дә», – ди Радмир Беляев.

Билгеле булганча, Чаллының 30 нчы мәктәбе педагогы БДИ буенча рекорд өчен 200 мең сум алды.

Мәгариф системасын үстерү «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә. Татарстан һәр яшь кеше үз максатларына ирешә алсын өчен мөмкинлекләр тудыра. Бу алымны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов та раслый, ул «Мәскәү – Татарстан күпере» VIII Мәскәү яшьләр форумы барышында: «Безнең бурыч – республика җәлеп итәрлек шартлар тудыру», – дип ассызыклады, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар