Түбән Кама хастаханәсенең өлкән шәфкать туташы булып эшләүче Людмила Землянина 51 яшендә вафат булган. Бу турыңа хастаханәгә сылтама белән НТР 24 каналы хәбәр итте.
Людмила Борисовна 30 елдан артык медицинада эшләгән. Ул хезмәт сөючән, намуслы, профессиональ белгеч булган.
Хезмәттәшләре аны, һәрчакта да ярдәм итәргә әзер иде, дип искә ала.
Мәрхүмәне җомга көнне, 19 августта, җирлиләр.