
Түбән Кама үзәк район хастаханәсендә вазифаи вәкаләтләрне арттыру турындагы эш буенча кулга алулар булган. «Татар-информ»га билгеле булганча, Түбән Кама үзәк район хастаханәсе баш табибы Руслан Вәлиев һәм аффилирланган оешманың милектәш хуҗасы тоткарланган. Агентлык мәгълүматлары буенча, кичә аларны Казанга алып килгәннәр.
Моннан тыш, «Татар-информ» мәгълүматлары буенча, тикшерүнең ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш төп белгечләренең берсенә сораулары туган. Хәзерге вакытта кулга алынучылар белән тикшерүчеләр эшли.
Кичә «Татар-информ» язганча, Түбән Кама үзәк район хастаханәсе бинасында хокук саклау органнары эшләде. Агентлыкка билгеле булганча, «Вазифаи вәкаләтләрне арттыру» һәм «Иминлек таләпләренә җавап бирми торган эшләр башкару яки хезмәтләр күрсәтү» маддәләре буенча җинаять эшләре кузгатылган.