видеодан скриншот
Узган җомга көнне кич белән Түбән Кама шәһәрендә юлда шәрә кыз йөргән. Бу турыда НТР-24 каналы хәбәр итте.
Машиналар йөри торган юлда торучы хатынны видеога төшереп алганнар.
Ул тулысынча шәрә килеш тә күренә. Курткасы янында ята. Аннары ул куртканы өстенә киеп куя. Бераздан тагын бер хатын килеп чыга һәм шәрә кызны алып китәргә маташа. Тик кыз тагын курткасын салып ата һәм шәрә килеш кала, диелә хәбәрдә.
Бу вакыйга ни белән тәмамланганы хәбәр ителми.