Түбән Камада асрала торган сыер халыкара матурлык бәйгесендә җиңгән. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.
«Зорька» кушаматлы сыер иң грамонияле итеп атлап йөрүче булып табылган. Бу турыда Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесенең авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов әйткән.
Иң матур сыер исеме өчен голштин токымлы 40 сыер көрәшкән. Финалга алты сыер чыккан. Жюри сыерның сөтлелеген, муллыгын, гәүдә төзелешен, җилемен, аякларын, атлап йөрешен бәяләгән.