Түбән Камада тиз туклану ресторанында ярымшәрә егетләр йөргән. Бу турыда «Татарстан 24» хәбәр итте.
Бирегә ашарга килгән кешеләр аларга карап ашап утыру рәхәт булмавын яза. Ярымшәрә егетләр фотолары социаль челтәрләрдә таралган.
«Бургер Кингта йөриләр, ярымшәрәләр, хезмәткәрләр дә төкереп карый, көлешәләр. Мондый җанварларга карап ашап утыру рәхәт булмады», – дип язалар социаль челтәр кулланучылар.