Түбән Кама районының Каенлы авылында милли киемнәр киеп печән чабарга чыкканнар – видео
Түбән Кама районындагы Каенлы авылында борынгы гадәтләр буенча печән өсте оештырганнар. Бу турыда НТР 24 каналы хәбәр итте.
Элек печән өсте бәйрәм булган, аны бөтен авыл көтеп алган, дип искә ала чарада катнашучылар.
«Бөтен авыл белән печәнгә төшә идек. Күршеләр, туганнар булышты. Кырны бөтен йортка тигез бүләләр иде», – дип искә ала Каенлы авылы мәдәният йорты режиссеры Фәүзия Әхмәтшина.
Кырда тәүлек буе эшләгәннәр, эш бетмичә кайтып китмәгәннәр, авыр, ләкин күңелле булган, ди ул.
Видеода милли кием кигән хатын-кызлар чалгы белән печән чапканы сурәтләнгән.