news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түбән Кама районында юл фаҗигасендә ир-ат һәм 5 яшьлек бала һәлак булган

news_top

Кичә Татарстанның Түбән Кама районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итте.

Билгеле булганча, руль артында булган 49 яшьлек ир-ат «Лада» автомобилендә каршы як полосага чыккан һәм BMW машинасына бәрелгән.

Бәрелү шулкадәр көчле булган: «Лада»ның йөртүчесе һәм машинадагы 5 яшьлек бала алган җәрәхәтләреннән шунда ук җан биргән.

Фаҗиганең шартлары һәм сәбәпләре ачыклана.

Фото: Татарстан Дәүләт автоинспекциясе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар