news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кама Аланында өч айлык бала мәете табылган

news_top

Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсендә 3 айлык бала мәете табылган. Фаҗига 1/08нче йортта булган. Бу хакта хокук саклау органнарындагы чыганакка сылтама белән KazanFirst яза.

Хокук сакчылары бала мәетен 2 көн элек тапкан. Бала 18 августта туган була.

Телеграм-каналларның берсендә хәбәр итүләренчә, балада йөрәк җитешсезлеге булган. Кызга махсус тәрбия таләп ителгән. Әмма гаилә медицина оешмасында исәптә тормаган. Сабыйның мәетен экспертизага алып киткәннәр.

Моннан тыш, үлгән баланың әнисенә 17 яшь кенә. Кыз бала үлгән вакытта әбисе белән булган.

Хокук саклау органнарында хәбәр итүләренчә, баланың тәнендә көч кулланып үтерү билгеләре табылмаган. Җинаять эше ачылмаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар