news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түбән Кама районына һөҗүм аркасында зыян күрүчеләр саны алтыга кадәр арткан

news_top

Дошман пилотсыз очкычларының Түбән Кама районына һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр саны алты кешегә кадәр артты. Зыян күрүчеләр арасында Росгвардия хезмәткәре дә бар. Бу хакта Түбән Кама мэры Радмир Беляев хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

«Зыян күргән сәнәгать зонасы предприятиеләрен карадык. Кызганыч, алты кеше зыян күргән. Бишесенә кирәкле медицина ярдәме күрсәтелгән, бер зыян күрүче (Росгвардия хезмәткәре) хастаханәгә озатылган. Вакытында эвакуацияләү нәтиҗәсендә корбаннар булмады», – дип язган Беляев МАКС-каналында.

Элегрәк өч зыян күрүче турында хәбәр ителгән иде. Түбән Кама районына Украина Кораллы көчләре һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булучылар юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар