Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Кама районы баш табибын җинаятьтә гаеплиләр: 36 пациентка тиешле операция ясалмаган

Казанда Суд Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең тоткарланган баш табибына чик кую чарасын сайлады. Аның гамәлләре аркасында операцияләргә мохтаҗ пациентлар зыян күргән. Тулырак мәгълүмат суд залыннан «Татар-информ» репортажында.

news_top_970_100
Түбән Кама районы баш табибын җинаятьтә гаеплиләр: 36 пациентка тиешле операция ясалмаган
Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

«Контрактлар белән махинацияләр аркасында 7 пациентка инфаркт булган»

Казанның Совет районы суды Түбән Кама үзәк район хастаханәсе баш табибы Руслан Вәлиевне вазифаи вәкаләтләрен арттыруда гаепләп кулга алды. Утырышка ул, видео - һәм фотокамералардан йөзен яшерү өчен, символик рәвештә медицина битлеге киеп килгән.

Вәлиевка өй аресты билгеләү турында үтенеч белән мөрәҗәгать итеп, Тикшерү комитетының Татарстан буенча аеруча мөһим эшләр буенча икенче бүлеге тикшерүчесе Ленар Сабиров сөйләде.

«Тикшерү барышында ачыкланганча, 2024 елның 15 гыйнварына кадәр дәвердә, Түбән Кама үзәк район хастаханәсе баш табибы Вәлиев ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының вазифаи затлары белән сүз куешкан. Вәлиев һәм «Поликомплекс» ҖЧҖ һәм «Трейдсервис» ҖЧҖ мәнфәгатьләрен кайгырткан башка вазифаи затлар, күрсәтелгән оешмалар тарафыннан кирәкле медицина җиһазларының тулы күләмдә китерелмәвен белеп, бүлек мөдирен шул ук фирмаларга хастаханәдә җитешле булган башка медицина җиһазларына заявка җибәрергә мәҗбүр иткән», – диде ул.

Тикшерү версиясе буенча, баш табибның, шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының вазифаи затларының һәм намуссыз фирмалар вәкилләренең бу хокуксыз гамәлләре аркасында, 36 пациентка пландагы операцияләр ясалмаган. Тендерлар белән уен фирмаларга 8,7 млн сум китергән: бер контракт 8 млн сум, икенчесе 700 мең.

«Шуңа бәйле рәвештә пациентларның 18е, йөрәк-кан тамырлары авырулары кискенләшү сәбәпле, ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатылган. Ә 7 пациентка «кискен инфаркт» диагнозы куелган», – дип өстәде тикшерүче.

«ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында махинацияләргә катнашы булганнарны эзлиләр»

Тикшерүче белдергәнчә, Руслан Вәлиев үз гаебен өлешчә таныган.

«Аның гаебе җинаять эше материаллары, шаһитлар һәм Вәлиевнең үз күрсәтмәләре белән раслана. Руслан Вәлиев авыр җинаятьтә гаепләнә. Аны кылган өчен 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган. Өй аресты билгеләвегезне сорыйм, чөнки, хезмәттәшләре белән аралашып, ул шаһитларга яный ала», – диде Ленар Сабиров.

Тикшерүче билгеләп үткәнчә, хәзер хокук саклау органнары хезмәткәрләре ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының кайсы вазифаи затларының махинацияләргә катнашы барлыгын ачыклый. Үз чиратында Вәлиев йомшаграк чик кую чарасын – билгеле бер гамәлләрне тыюны сорады.

«Мин качарга җыенмыйм», – дип ышандырды ул судны.

Руслан Вәлиевнең адвокаты якланучы позициясен хуплады һәм чик куюның йомшаграк чарасы турында сорады. Ул җинаять эшенә ир-атның 3 баласы булуы турындагы документларны, шулай ук Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең 80нән артык хезмәткәре тарафыннан имзаланган мөрәҗәгатьне беркетүне сорады.

Ул билгеләп үткәнчә, Вәлиев коронавирус чорында Татарстанда ковид госпитале эшен җитәкләгән һәм, гомерен куркыныч астына куеп, авырулар белән элемтәдә булган. Казанның Совет районы суды, Руслан Вәлиев судны өендә көтәчәк, өй аресты вакытын – 7 июньгә кадәр – ул Казандагы фатирында уздырачак, дип карар чыгарды.

«Татар-информ»нан Дмитрий Шатров язмасы тәрҗемә ителде

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100