news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Түбән Кама Нефтехим»да янгын чыкканнан соң, җинаять эше кузгатылган

news_top

«Түбән Кама Нефтехим»да янгын чыкканнан соң, җинаять эше кузгатылган. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, тикшерү версиясе буенча, янгынның сәбәбе – куркынычсызлык техникасын бозу. Хәзерге вакытта шаһитлардан сорау алу һәм вакыйганың башка шартларын ачыклау бара. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Янгын вакытында 52 кешенең зыян күрүе, шулай ук бер кешенең һәлак булуы турында хәбәр ителде. Шәһәр медицина хезмәткәрләре югары әзерлек режимына күчерелгән. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка урындагы вазгыятьне оператив рәвештә хәбәр итеп торалар.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, янгын тулысынча сүндерелгән.

Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат алу өчен телефон: 8 (8555) 32-22-01

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар