news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түбән Кама менеджеры машинаны сату өчен, мотор астына оялаган кошның бала чыгарганын көтә

news_top
Түбән Кама менеджеры машинаны сату өчен, мотор астына оялаган кошның бала чыгарганын көтә
Видеодан скриншот

Түбән Камада автосалонда менеджер булып эшләүче Нияз Маслахов сатуга куелган машинаның моторы астында кош утырганын күреп алган.

«2-3 көн элек машина химчисткада булды һәм комплекслы юылды. Бу «Шевроле Круз» урамда мәйданчыкта 4 көн тора. Аның белән клиентлар кызыксына. Ул машина буенча шалтыратулар күп, «Авито»да хәбәрләр бар. Кешеләр машинаны көнгә 2 тапкыр килеп карый, йөреп тә киләләр.

Башкортстаннан килгән клиентка күрсәткәндә, кош оялаганын күреп алдым. Мин сатмыйм бу машинаны, дидем. Кошның анда 3-4 йомыркасы бар инде. Оясын алып куймакчылар иде. Мин алмыйм, үзегез карагыз, дидем. Оялаган, йомыркасын салган, кошларын чыгарып бетерсен инде», – дип сөйләде ул.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 18 июнь 2023
    Исемсез
    Дорес эшлэгэн. Минда алмас идем жаллим Респект бу егеткэ. А кая урнашкан бу салон?
  • 18 июнь 2023
    Исемсез
    Дөрес Эшли,кош оясын таратырга ярамый
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар