Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Кама һәм Алабуга җитәкчеләре пилотсыз очкычлар бәреп төшерелүен хәбәр итте

news_top_970_100

Түбән Кама мэры Радмир Беляев һәм Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев бүген иртән районнар өстендә пилотсыз очкычлар юк ителүе турында хәбәр итте. Бу хакта җитәкчеләр телеграм-каналларында белдерде.

«Бүген иртән Түбән Кама өстендә ПВО системасы пилотсыз очкычны юк итте. Барлык хезмәтләр дә оператив эшләде. Куркынычсызлык системасы эшләде. Зыян күрүчеләр һәм җимерелүләр юк. Предприятиеләрнең технологик процессы бозылмады», – диде Беляев.

Шәһәр башлыгы Түбән Кама халкын тынычлык сакларга, паникага бирешмәскә һәм рәсми чыганаклар мәгълүматына ышанырга сорады.

«Алабуга халкы өчен куркыныч юк. Бары тик ышанычлы мәгълүмат чыганакларына ышануыгыз сорала», – дип язды Рөстәм Нуриев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100