Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Кама егете хоккей матчы вакытында сөйгәненә кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган – видео

news_top_970_100

5 ноябрьдә Түбән Камада «Нефтехимик» һәм «Салават Юлаев» командалары арасында хоккей матчы була. Егет белән кыз хоккей карарга бергәләп килә. Шул чакта егет кызга кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Бу турыда НТР-24 каналы хәбәр итте.

Егет бер тезенә чүгәли һәм сөйгән кызына йөзек бирә. Бу сурәтне камералар зур экранга чыгара.

Йөзләрчә җанатар каршында егет кыздан кияүгә чыгуын сорый. Кыз «әйе» дип әйтә. Трибуналар алкышларга күмелә.

НТР каналы ачыклаганча, егет Түбән Кама политехника көллиятен тәмамлаган, кыз бию студиясендә хореограф булып эшли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100