Түбән Кама башлыгы Рамил Муллин эшкә газон чаба торган җайланмага утырып килгән. Бу турыда НТР 24 хәбәр итте.
Шәһәрне җыештыру өчен биш газонокосилка сатып алганнар. Бу турыда район администрациясендә әйткәннәр.
Рамил Муллин бу хакта социаль челтәрләрдә язган. «Эшкә гадәти булмаган транспортта килдем. Бу - яңа, мобиль газонокосилкалар, аларны шәһәргә хезмәт күрсәтү өчен алдык. Җайлы техника, безнең газоннарны тизрәк һәм сыйфатлырак итеп тәртипкә китерергә булышачак», – ди ул.