Бүген Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе Юрий Болтиков 44 яшендә үлгән. Бу турыда «Татарстан 24» каналы шәһәр администрациясенә сылтама белән хәбәр итте.
Мәрхүмнең үлеме сәбәбе әйтелми.
Юрий Болтиков Түбән Кама башкарма комитетын 2021 елның декабреннән җитәкли. Моңа кадәр ул «Татэнерго» филиалы директоры була.
Мәрхүм белән хушлашу вакыты әлегә билгеләнмәгән, диелә хәбәрдә.