Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Кама районында сукбай этләр сарыкларны ботарлый башлаган

news_top_970_100
Түбән Кама районында сукбай этләр сарыкларны ботарлый башлаган

Түбән Кама районының Борок авылында сукбай этләр ике сарыкны ботарлап ташлаган. Бу турыда НТР-24 каналы хәбәр итте.

«Этләр чирүләргә берләшә, йорт ишегалларына керәләр, бәйдә торган этләребезне куркыталар, түтәлләрне таптыйлар. Тавыкларны ботарлаган очраклар булды. Хәзер сарыкларны үтергәннәр», - дип яза биредә яшәүчеләр социаль челтәрләрдә.

Башкалар да авылда сукбай этләр чирүе йөрүен раслый. Алар балалары өчен курка. «Балалар өчен куркыныч. Велосипедта йөриләр, урамда уйныйлар, ә монда көпә-көндез сукбай этләр чирүе йөри», - диләр. «Башка елларда балалар урамда йөргәндә курыкмый идек. Быел чыннан да куркыныч. Түтәлләрдә зур-зур эзләр булгалый иде. Быел бөтенләй әрсезләнделәр. Сарыкларны ботарлагач, балаларга да ташлана инде алар», диләр.

Түбән Кама районы администрациясе сукбай этләрне тоту оештырылачагын хәбәр иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100