Әлки районындагы Түбән Әлморза авылында шәхси йортта янгын вакытында бер ир-ат һәлак булган. Фаҗига тәмәке тартканда саксызлык аркасында килеп чыккан булуы ихтмал. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.
Янгын бүрәнәдән салынган бер катлы йортта якынча 40 квадрат метр мәйданда була. Аны сүндергәндә коткаручылар ир-ат мәетен таба. 65 яшьлек ир-ат шушы йортның хуҗасы булган.
Якынча белешмә буенча, янгын тәмәке тартканда саксызлык аркасында килеп чыккан, диелә бу хәбәрдә.