Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туапсе пляжында күмәк секста катнашкан кешеләрне полиция эзли

news_top_970_100

Туапсе пляжында күмәк секста катнашкан туристларны полиция эзли. Бу видео Интернетта яшен тизлегендә таралып, «порнобутерброд» дип йөртелә дә башлады. Полиция, бу видеода катнашучыларны таныган очракта, хәбәр итүне сорый. Аларга 1,5 меңнән 5 мең сумга кадәр штрафтан алып 15 тәүлеккә ябып кую яный. Иҗтимагый урында секс белән шөгыльләнгән өчен шундый җәза каралган.

Видео 11 сентябрьдә Туапсе пляжында төшереп алынган. Пляжда кешеләр, шул исәптән балалар йөри, өлкән яшьтәге ир һәм бер хатын-кыз секс белән шөгыльләнә, ә алар астында тагын ике шәрә ир дә ята!

Социаль челтәрләрдә полициянең бу үтенеченә ирония белән караганнар, хәтта сораштыру уздыралар – полициягә «чагачаклармы», янәсе… Краснодар крае буенча Эчке эшләр министрлыгы исә рәсми белдерү дә элеп куйган. «Әгәр сез бу вакыйганың шаһиты булсагыз, яки анда катнашучыларны белсәгез, мәгълүматны полициягә җиткерүегезне үтенәбез», – дип язганнар.

Кайберәүләр бу күренешкә бик нык нәфрәтләнгән һәм туристларны итагатьле булырга өндиләр. Алар язуынча, бу кешеләр видеога төшерә башлагач та китәргә ашыкмаган, «эшләрен» башкарып бетергәннәр. Хатын-кызларны бу «бутерброд» өстендәге өлкән яшьтәге ир бигрәк тә ачуландырган. «Пенсионер башы белән, оныкларын тәрбиялисе урынга!» – дип нервланалар. «Оят та юк, әхлак та юк, кая бара дөнья!» Яшьләр исә моңа көлеп караган: «Бабай яшь чагында йөреп карамаган ахры!»  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100