news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Цветаевский пирогы рецепты

Пирогка ни өчен андый исем бирелүе турында төгәл мәгълүмат юк. Әмма аның сеңелләре - Марина һәм Анастасия Цветаевалар ХХ гасыр башында алма пирогы пешергән һәм кунакларны сыйлаган дигән имеш-мимеш бар.

news_top
Цветаевский пирогы рецепты
Гөлүзә Василова

Камыр өчен: 150 грамм атланмай, 1 йомырка, 10 грамм көпшәкләндергеч, 100-120 грамм шикәр комы, он.

Барлык ингредиентларны кушып камыр ясарга, табаны майларга һәм кул белән җәяргә, 2 см чамасы таба кырыена күтәртеп куярга.

Эчлек өчен: 3-4 алма, 500 грамм кибет каймагы, 3-4 йомырка, 6-7 аш кашыгы шикәр комы, ванилин.

Алманы әрчергә, юка итеп телемләп турарга, камыр өстенә тезеп чыгарга. Каймакка йомырка, шикәр комы, ванилин салып болгатырга һәм алма өстенә салырга.

Пирог кырыйларын үзегез теләгәнчә матурлый аласыз.

180 градуска кадәр кызган духовкада әзер булганчы пешерергә, пирогны суынгач кисәргә.

Чәйләрегез тәмле булсын!!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар