news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Цирктагы арыслан 4 яшьлек баланы ботарлап ташлаган — видео

4 яшьлек баланы анасы манеж кырыена китереп утырткан. 

news_top
Цирктагы арыслан 4 яшьлек баланы ботарлап ташлаган — видео

Краснодар өлкәсенең Успенский районында күчмә цирк-шапито тамашасы вакытында арыслан 4 яшьлек балага ташланган. Хәзерге вакытта бала реанимациядә ята. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Дрессировщик яшь арысланны аренага алып чыга. 4 яшьлек баланы анасы манеж кырыена аркасы белән утырта. Арыслан бик тиз моны күреп ала һәм ташлана. Бала мизгел эчендә манеж уртасында була. Тамашачылар арасында паника башлана.

Дрессировщиклар арысланны 10 секунд эчендә туктаттык диләр. «Әйе, калын сетка ертылды», — дип, аңлата алар.

Балага шул ук кичтә операция ясыйлар. Аны битендә, муенында, иңбашларында яралар булган.

Хәзерге вакытта цирк-шапито ябык. Биредә карантин игълан ителгән. Оешманың хисапларына арест салынган. Директорын һәм дрессировщигын тоткарлаганнар.

Танылган дрессировщик Артур Багдасаров сүзләренчә, арысланны кешеләр үзләре котырткан. Бала - җиңел табыш, арты белән утырта, киеме ачык төсле. Тамаша алдыннан ерткычларны ашатмыйлар. Аның рефлексы уянган һәм ташланган, дигән Багдасаров.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар